|
Син Гомер Агышларым (Кышкы Романс) (Ты - Жизни Моей Теченье (Зимний Романс)) Lyrics - Artist : Alsou (Алсу)
Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
Шулдыр инде язның ташып ярсулары. Акты безнең кар өстендә калган эзләр, Акты елап, икәү бергә салган эзләр. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык идең, Югалту, табышларым. Син — минем сагышларым. Язлар килә, язлар китә, сулар ага, Көннәр ага, айлар ага, еллар ага Суларның да, айларның да, елларның да Агышыннан эзләр кала, эзләр кала. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык идең, Югалту, табышларым. Син — минем сагышларым. Менә инде тагы җиргә карлар ява, Бөтен нәрсә туңган төсле кар астында. Ага сулар, айлар ага, еллар ага, Сине күрәм айлар, еллар карашында. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык идең, Югалту, табышларым. Син — минем сагышларым. Син — гомер агышларым, Син — минем сагышларым, Син — минем шатлык идең, Югалту, табышларым. Син — минем сагышларым. Син — минем сагышларым. |
Other Lyrics
|
Copyright © 2009-2024 |